«8 яшьтән көчли»: Татарстанда ике балигъ булмаган кызның әтисен балаларын көчләүдә гаеплиләр

Коточкыч вакыйга Татарстанның Лаеш районында булган. Анда ике кечкенә кыз үсә торган гаилә башлыгын балигъ булмаганнарга карата җенси көчләүдә гаеплиләр. Шул ук вакытта тикшерү процессында корбаннарның берсе гаепләнүченең  кызы да булган, бу хакта аның хатыны сөйләгән. Бүгенге көндә ир-ат СИЗОда судны көтә. Ир-ат гаиләсен аннан да тынычлыкта калдырмый, дип хәбәр итә Татарстан-24.

Гаепләнүченең хатыны сүзләренчә, ул эштән иртәрәк кайткан һәм ирен йокы бүлмәсендә балигъ булмаган бала белән тапкан. Укучы кыз бала чактан ук гаиләгә якын булган һәм хәтта бу гаилә башлыгын бабасы дип тә йөрткән. Башта кыз сорауларга җавап бирүдән баш тарткан, тик аннары барысын да сөйләп биргән һәм аны бабасыннан яшерергә сораган.

«Ул коточкыч нәрсәләр сөйли. Ирем аны сигез яшьтән көчли икән. Тоткарлаганда аңарда наркотиклар тапканнар «, — дип сөйли гаепләнүченең шок хәлендәге хатыны.

Хатын балаларны алып, туганнары янына качкан, ә икенче көнне кыюлык җыйган һәм полициягә киткән. Ире СИЗОга эләгү белән, олы кызы әнисенә үзенең коточкыч серен ачкан.
«Ул безнең кызыбызга да кагылган икән. Миңа сөйләсә, аны үтерәм дип куркыткан «, — дип сөйли хатын.


Фикер өстәү