Бүген Казанда сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковны соңгы юлга озаталар

Җеназа иртәнге 8.00 сәгатьтә башланды.

Шушы сәгатьләрдә Казанда Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән хушлашалар. Җеназа Идел буе туризм һәм спорт институты Халыкара мәгълүмат үзәгендә (адресы: Универсиада авылы, 35нче йорт) уза.

Марат Садыйков белән хушлашырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко күп кенә башка хакимият вәкилләре, дуслары, коллегалары килде.

Хушлашу мәрәсиме 10:00 дә башлана. Марат Садыйков Мирный бистәсе зиратына җирләнәчәк.

Тынгысыз йөрәк. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат


Фикер өстәү