Табиб көндез йокымсырап йөрүнең чир билгесе булырга мөмкинлеген әйткән

Табиб әйтүенчә, нык алҗу һәм аз хәрәкәтләнү көндез нык йокы килүгә этәрергә мөмкин.

Көндез йокы килүнең сәбәбе физик алҗуга, аз хәрәкәтләнү һәм тиз генә арада башка төрле сәгать поясына эләгүгә (мәсәлән, каядыр командировкага яки ял итәргә баргач) бәйле булырга мөмкин. Медицина фәннәре докторы, “ИНВИТРО-Москва” баш табибы Сергей Хомяков “Российская газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип аңлатып үткән.

Кеше төнлә әйбәт йоклап та, көндез барыбер йокымсырап йөри икән, организмда ниндидер чирнең баш калкытуы яки дөрес тукланмау турында сөйли бу, дигән табиб.

Хомяков искә төшереп үткәнчә, каһвә, чәй, энергетиклар нерв системасын кыска гына вакыт эчендә “уятып” җибәрә-җибәрүен. Ләкин бераздан организм янә сүлпәнәеп кала. Аның әйтүенчә, организмга В, Д, С һәм тимер җитмәү дә көндез йокы килүгә китерә.
Моннан тыш, белгеч әйтүенчә, күңел тынгысызлыгы, депрессия кебек халәт һаман саен диван тарафына этәрергә мөмкин. Табиб кисәтеп әйткәнчә, көндез йокы килү халәтенең калкансыман биздә төрле чирләргә, шикәр чире, яман шеш, склероз, төрле инфекцияләргә юл ачуы бар.
“Көн дәвамында күзләрне ача алмыйча, көчкә сөйрәлеп йөрү җитди авыруларның башлануы турында сөйләргә мөмкин. Сәбәбен белү өчен иң элек табиб-терапевтка күренергә кирәк”, – дип киңәш иткән Хомяков.


Фикер өстәү