Бүген Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның туган көне. Фирдүс без – матбугат вәкилләренең дә яраткан герое ул. Нинди сорау белән шалтыратсаң да, җавап таба, фикер әйтә. Шул уңайдан аның төрле елларда әйтелгән кызыклы фикерләрен туплап бирдек.
✅ “Иртән торып, күземне ача алганмын икән, димәк, хәлләр әйбәт. Шушы якты дөньяны күргән, аякка баса, үз кулым белән ризык каба алганмын икән, димәк, хәлләр әйбәт. Ашарыма – ризыгым, киенергә киемем бар икән, димәк, хәлләр әйбәт. Зарланырга да, зарланганнарны да яратмыйм. Нинди генә авыр вакыт булса да, нинди генә сынауларга дучар булсам да, шөкер, дим, елмаям”
✅ “Балаларга хәзер мәхәббәт, ярату, аралашу җитми. Барыбыз да эш дип чаба! Сүз дә юк, анысы да кирәк. Тик бала бит моңа гаепле түгел”
✅ “Күп кенә җырчыларның хатасы нәрсәдә? Иң элек алар үзләренең сәләтен үстерү юнәлешендә эшләми, камилләштерми. Шулай ук репертуар туплый белмиләр. Хәзер тиз генә җыр сатып алам да, башкарам да, мин – артист, дигән фикердә алар. Килде-китте җыры белән таныла ул. Әмма концерт куя алмый, чөнки җыры – буш”
✅ “Безнең әни белән хатын арасында беркайчан да бәхәс булмады. Мин өйләнгәч тә шундый шарт куйдым. Икәү дус булыгыз, мине кыстырмагыз, дидем. Акча мәсьәләсендә дә синеке-минеке дип бүлгәләү юк. Хатын, үзенә кирәксә, сорап ала. Кайчагында ачу да килә әле, ник сорыйсың, дим. «Бу бит син эшләп тапкан акча, матурым», – ди. Хөрмәте бар. Менә шундый гамәлләре өчен генә дә яраттыра ул мине! Резедага көн саен гашыйк булам”
✅ “Башыма суккан һәр кешегә рәхмәтле. Шулар аркасында күтәреләм, шулар аркасында ир-ат, ватанпәрвәр булып калам! Бәлки, бу минем кирелек, горурлыктыр да. Әмма әтиебез шулай өйрәтте. «Кешегә беркайчан да үзең башлап сукма, сүз әйтмә. Сиңа суксалар, авызын ват», – ди иде”.
✅ “Барыбыз да матур сөйләшик! Тәмле телгә бер нәрсә дә җитми”
✅ “Дуслык урамга урам каршы сугышканда, бер-беребезне яклаганда сыналгандыр ул. Балачак дусларым белән бүген дә аралашам, бер-беребезне күз карашыннан аңлыйбыз. Сыналган, әмма сынмаган дуслык бит ул!”
Чулпан Гарифуллина әзерләде