Мобилизацияләнгән 6 кеше поезддан төшеп качкан

Воронежда мобилизацияләнгән 6 кеше командалык рөхсәтеннән  башка поезддан төшеп качкан, бу хакта Baza телеграм-каналы яза.

Басма мәгълүматлары буенча, хәрби хезмәткәрләрнең кайда булуы билгеле түгел. Алар турындагы мәгълүматны полиция өлкә бүлекләренә җибәргәннәр. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә качучылар аркасында юл-патруль хезмәте нарядларын көчәйттеләр, дип хәбәр ителә.

«Полиция мәгълүматлары буенча, хәрби хезмәткәрләрнең бер өлеше Мәскәүгә таба юл тота ала, — дип яза телеграм-канал.


Фикер өстәү