Биредә мәхәббәт фәрештәләре белән фотога төшү зонасы, шулай ук күңел ачу программасы оештырыла.
14 февраль – Гашыйклар көнендә Казан Кремленең Яр буенда концертлар, җыр-бию, төрле бәйгеләр үткәрү күздә тотыла. Бу хакта “КП-регион” яза.
Кичен исә шугалакта ЗАГС хезмәткәрләре эшләячәк. Алар “Французская кондитерская” павильоны тирәсендәрәк – фотозона янында булачак. Гашыйклар шугалакта рәсми төстә никахлаша һәм соңыннан мәхәббәт фәрештәләре белән фотога төшә алачак.
Шушы ук кичтә Кремльнең Яр буендагы бер ресторанда иҗади мастер-класс узачак. Гашыйлар анда бергәләшеп рәсем ясаячак.