Татарстан Язучылар берлеге әгъзасының әнисе Төркиядә җир тетрәү вакытында һәлак булган

Атна башында Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы бик көчле җир тетрәү вакытында инде күптәннән Казанда яшәүче язучы һәм тәрҗемәче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы – төрек егете Фатих Котлуның әнисе һәлак булган. 48 яшьлек язучы нәкъ менә табигать афәте булган урында – Кахраманмараш шәһәрендә туган.

Фатих Котлу 1993 елда Алабуга педагогия университетына студентлар алышу буенча килгән. Берникадәр вакыттан соң Казанга күчкән. Котлуны Төркиядә татар әдәбиятын популярлаштыручы төп язучы дип атарга мөмкин. Ул Тукай, Әмирхан, Ибраһим, Гыйлаҗев, бүгенге кайбер авторлар әсәрләрен төрекчәгә тәрҗемә иткән, үз илендә Татарстан язучыларының китапларын дөньяга чыгарырга булышкан. Котлу шулай ук Саҗидә Сөләйманова исемендәге республика әдәби премиясе лауреаты булып тора.

Соңгы мәгълүматларга караганда Төркиядә җир тетрәү 14 меңнән артыграк кешенең гомерен өзгән. Сүриядә 1 меңнән күбрәк кеше һәлак булган.


Фикер өстәү