Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр иткәнчә, якшәмбе – 12 февральдә көндез аз гына кар-буран булачак.
Һава температурасы алдагы көннәрдәге кебек: көндез термометрның терекөмеш баганасы –3…–8, төнлә –8…–13 градус күрсәтәчәк.
Синоптикларның башлангыч мәгълүматлары буенча, киләсе атна башы – 13–14 февральдә, циклон үтеп керү сәбәпле, урыны белән кар-буран, көчле җил көтелә. Һава температурасы үзгәрми диярлек.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat