Татарстанда ата белән 3 бала янгында һәлак булган

Питрәч районының Яңа Шигали авылында чыккан янгын 3 кешенең гомерен өзгән, 2се — исән калган. Әти кеше белән өч бала һәлак, әнисе белән бер бала гына исән калган. Аларны хастаханәгә илткәннәр. Табиблар аларның хәлен уртача авырлыкта дип белдерә.

Янгын сүндерү хезмәткәрләренә 7.15 сәгатьтә шәхси йортта янгын турында хәбәр килгән. Янгын бүлекчәләре вакыйга урынына 7.29 сәгатьтә килеп җиткәннәр. Ул вакытта өй бөтен мәйдан буенча янган.

 

Янгынны сүндергәч, ир кеше һәм өч бала — 1970нче елгы ир-ат һәм 2010, 2015, 2017 елгы кызлар мәетләре табылган.

📸: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

 


Фикер өстәү