Көрәшче әнисе: «Балаларны «тыйнаклык ул – матурлык» дип тәрбияләдек»

Зур үрләр яулап, танылу алгач та, кеше булып калу мөһим. Бу сыйфат исә кечкенәдән – әти-әни биргән тәрбиядән килә. «Булатның тыйнаклыгы, бернинди гаугасыз, матур алымнар белән көрәшүе – минем өчен горурлык», – ди Муса Җәлил бәйгесенең дүрт мәртәбә җиңүчесе Булат Мусинның әнисе Рәмзия ханым. Батыр, шул ук вакытта кешелекле ул тәрбияләүнең дә үз серләре бардыр.

– Балаларны «тыйнаклык ул – матурлык» дип тәрбияләдек. Без – патриотик рух югары булган чорда үскән балалар. Безнең өчен ата-ана, әби-бабай, туган авыл, туган ил кыйммәтләре беренче урында тора. Җаваплылык тоеп эшләү, ихтыяр көче, тормышка үз карашың булу бездән балаларга да күчкән. Шул сыйфатларны мин Булатта да күрәм. Ул беркайчан да үзенең көрәше белән мактанмый. Мәйданга чыкканда да гади итеп чыга, матур итеп көрәшә, елмаеп кереп китә. Тамашачылар да аны тыйнаклыгы өчен ярата. Кемне генә очратсам да, алар Булатның гаугасыз көрәшүен мактап телгә алалар, – дип горурлана батыр әнисе.

Булат балалар бакчасына йөргән чакта ук көрәшә башлый. Әтиләре Марат абый бертуган Инсаф белән Булатны өйдә дә үзара көрәштереп үстерә. Марат абый – үзе дә көрәшче булган кеше. Үсә төшкәч, Сабан туе мәйданнарында призлы урыннарга күтәрелә Булат.

– Булат кечкенәдән тыңлаучан булып үсте. Беркайчан да киреләнмәде. Кечкенәдән үк бөтен кешегә дә ярдәм итәсе килү теләге бар иде аның. Ул сыйфаты балалар бакчасына йөргәндә үк чагыла иде. Кечкенәдән йорт эшләренә өйрәнеп үсте. Абыйсы белән бергә уйнап, эшләп үстеләр, – дип искә ала Рәмзия ханым.

2012 елдан Булат Мусин Татарстан дәрәҗәсендәге турнирларда чыгыш ясый башлый. «Ун елдан артык Булат өчен җан атып, аның белән бергә атлыйбыз», – ди әнисе. Шушы ун ел эчендә ул нинди генә ярышта катнашмаган да, нинди генә турнирларда отмаган. Рәмзия ханым улының бүләкләреннән Булатның бүлмәсендә күргәзмә ясап куйган. Дивар тулы диплом, медаль, кубок, фото, газета битләре. Иң кадерлесе – күрше Шахмай авылында батыр калгач алган сөлгесе. «Кайвакыт эшләрне бетергәч, шул бүлмәгә керәм дә, медальләргә карап, барысын да искә төшереп утырам», – ди Рәмзия ханым.

Йөзләгән медаль белән диплом арасында иң кадерлеләрнең берсе – 2014 елда Муса Җәлил турнирында җиңүче булып алган медале дә саклана Булатның. 19 яшендә ул беренче тапкыр дәрәҗәле турнир чемпионы була.

– Муса Җәлил турниры – шулкадәр затлы турнир. Балачактан шушы шагыйрьнең шигырьләрен укып үскән буын өчен ул аерым бер символик мәгънәгә ия. Без аны һәрвакыт көтеп алабыз һәм анда җиңүне зур җиңүгә саныйбыз. Булат үзе дә Муса Җәлил турнирын дулкынланып көтә. Дүрт тапкыр җиңү яулаганы бар. Быел да без аңа уңышлар теләп торабыз. Исән-сау булсын, яхшы итеп көрәшсен, – ди җиңүче әнисе.

Ул – баласының уңышлары өчен иң нык сөенүче, авыр чакларында көенүче кеше. Булатның көрәштә үсүен, аны тамашачылар яратуын да Рәмзия ханым сөенеп әйтә.

– Элегрәк бер ярышны да калдырмый идем. Соңгы ике елда барган булмады. Соңгы тапкыр «Манзара» премиясен карарга килдек. Залда утырган халыкның «Булат! Булат!» дип кычкыруын күреп, шундый сөендем. Элек Булатка ул кадәр көчле итеп җан атмыйлар иде. Хәзер тамашачылар арасында Булатның дәрәҗәсе артуын аңладым. Димәк, улымның көрәше юкка булмаган, аның көрәшен яраталар, көтәләр, аны санлыйлар. Бу ярату артында эшеңә бирелгәнлек, аны профессиональ дәрәҗәдә башкару, нык ихтыяр көче һәм җаваплылык ята. Һәркөнне шул эш белән шөгыльләнү, үзеңне әзерләү бик җиңелләрдән түгел, – ди ул. –  Булат бер командадан икенче командага күчеп йөри торган кеше дә түгел. Ул тугры булып, 10 ел дәвамында «Ак барс» көрәш сараена хезмәт итте. Аның тренерларына, Вакыйф абыйга һәм Булат Хәбибрахмановка рәхмәт.

Бу сыйфатлар һәммәсе дә Булатка әти-әнисеннән күчкәндер. Тәрәзә төбе саен гөлләр, ишегалдында чәчәкләр үстерергә яратучы Рәмзия апа белән ныклы рухлы Марат абый балаларын «батырлык – рухи матурлык» дип тәрбияләгәннәр.

– Яшәешнең асылы – туган илгә лаеклы алмашчылар үстерү. Батырлык – рухи матурлык бит ул. Хәзерге вакытта дөньяда матди байлык – беренче урында. Әлбәттә, ул бик кирәк. Шул ук вакытта кешенең рухи сыйфатлары да булырга тиеш. Ул сыйфатлар матди байлык белән югалырга тиеш түгел. Нинди генә үрләр яуласа да, шундый тыйнак кеше булып кала белгән улыма мин һәрвакыт хәер-догада. Безнең милли көрәшебез яшәсен иде. Көрәшче әниләренә сабырлык телим, киләчәктә улларыбыз белән горурланып кына яшәргә язсын», – ди Рәмзия Мусина.

Энҗе Габдуллина


Фикер өстәү