«Алар билгесезлектә яши»: ни өчен авылларда эчкечеләр саны арта?

Авылларда эчкечеләр саны арта! Белгечләр шулай дип чаң суга. Сәбәпләрен дә атыйлар. Берәүләр, салада эчкечелек тамыр җәюгә эшсезлек, халыкның очын очка ялгап яшәве этәргеч булды, дигән фикердә. Икенче берләре исә, төп сәбәп дип, ил-көндәге вакыйгалар, күңел тынычлыгы булмауны атый.

Курку дуслаштыра

Бер ел эчендә Россия авылларында эчкечелектән интегүчеләр саны 7 процентка арткан. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Иҗтимагый сәламәтлек һәм балаларга медицина ярдәме департаменты җитәкчесе Елена Шешко хәбәр иткән. Рәсми мәгълүматларга караганда, бүген Россиядә 1,2 миллион кеше хәмергә бәйлелектән интегә. Ел дәвамында теркәлгән үлем-китем очракларының да күбесе әнә шул афәт аркасында килеп чыккан. Әйтик, бавыр таркалу, миокард инфаркты, панкреатит аркасында вафат булучыларның күбесе – хәмер белән мавыккан кешеләр, ди белгечләр.

Республика наркология диспансерының баш табиб урынбасары Илдар Таҗетдинов сүзләренә караганда, Татарстанда конкрет авылларда эчкечелек күрсәткече буенча статистика алып барылмый. Республика күләмендә исә барлыгы 30 меңнән артык кеше эчкечелек буенча исәптә тора. Андыйлар саны ел саен 1–2 процентка арта бара, ди белгеч.  Авыл җирендә хәмер белән дуслашучылар саны артуның исә берничә сәбәбен атый ул.

– Бу, беренче чиратта, халыкның мәшгульлегенә бәйле. Авылда эш булмау – элек-электән килгән проблема. Ил-көндәге вакыйгаларның да йогынтысы зур булды. Башта коронавирус белән сыналдык. Аннары өлешчә мобилизация башланды. Халык, ничә елдан бирле куркып, билгесезлектә яши. Күпләр шушы халәттән чыгу юлын хәмердә таба. Вакытлыча булса да онытылып торырга тели, – ди белгеч.

Илдар Таҗетдинов сүзләренә караганда, узган елның сентябрендә игълан ителгән өлешчә мобилизация халыкның күңел халәтенә аеруча тискәре йогынты ясаган.

– Мобилизацияләнүчеләрне безгә диагностикага алып килә башладылар. Күпләрнең хәмергә нәкъ менә шул курку, билгесезлек аркасында гына үрелгәнлеге ачыкланды. Аннары кешене гадәти тормышыннан аерып, ябык бинада, ниндидер кысада яшәтү аның психикасына шулай ук тискәре йогынты ясады. Якыннары арасында да төшенкелеккә бирелүчеләр бихисап. Авылларда эчкечелек күрсәткече артуга менә шушы хәлләр дә сәбәпче булды, – ди ул.

Тынычлык җитми

Эчкечелек юлына баскан кешеләргә инде 40 елдан артык ярдәм итүче тәҗрибәле табиб-нарколог Рөстәм Вәлиуллин да шул фикердә.

– Соңгы арада дөньяда, илдә барган вакыйгалар күпләрнең тормышының астын өскә китерде, җәмгыятьтәге киеренкелекне арттырды. Кагыйдә буларак, стресс арткан җирдә исерткеч эчемлекләр дә күбрәк кулланыла. Мәсәлән, 1990 нчы елларда да бик каты эчәләр иде. Моңа, нигездә, тормыш дәрәҗәсенең түбәнлеге, эшсезлек сәбәпче булды. Бүгенге тотрыксыз тормыш, шул ук эшсезлек кабат теңкәгә тия. Кеше акча җиткерә алмый. Көн дә ишетелеп торган күңелсез хәбәрләр дә кешенең психофизиологик халәтенә тискәре йогынты ясый бит. Кеше, аз булса да онытылыр, киеренкелектән котылыр өчен, хәмергә үрелә, – ди табиб-нарколог.

Психотерапевт, «Яшәү территориясе» социаль инициативалар үзәге башлыгы Антон Миронов фикеренчә, шәһәрдә дә, авылда да эчкечеләр саны елдан-ел арта бара һәм моңа гаҗәпләнергә кирәкми. Белгеч сүзләренә караганда, соңгы арада аларга ярдәм сорап килүчеләр арасында наркоманнар да күбәеп киткән.

– Күреп торабыз: илдә – кризис. Шуңа хәзер мобилизация, чикләүләр өстәлде. Күпләрнең киләчәккә планнары җимерелде. Халыкның керемнәре кимеде. Кереме кимемәгәннәрнең чыгымнарны артты. Тормыш кыйммәтләнде. Элек бер сум торган әйбер бүген 5 сум тора. Мондый негатив, тормыш авырлыгы кешене акрынлап баса. Шәһәр җирендә ул яктан барыбер җиңелрәк әле. Каядыр барып кайтырга, бераз онытылырга, күңел ачарга мөмкин. Авылда – үле тынлык. Шуңа кеше төшенкелеккә дә тизрәк бирешә. Күпләр андый чакта беренче эш итеп шешәгә үрелә. Өстәвенә хәзер хәмер сатылу вакытын да озайтып куйдылар. Һава торышына каршы көрәшеп булмаган кебек, эчкечелекне дә җиңәрлек түгел. Бар да, нигездә, илдәге вазгыятькә бәйле. Тормышлар җайланып, илләр тынычланып, социаль проблемалар кимесә, эчкечеләр саны да азаер иде, – ди белгеч.

Уразайга кирәкми

Кукмара районының Уразай авылы – хәмердән бөтенләй баш тарткан авылларның берсе. Биредә исерткеч эчемлекләр сатылмаганга инде ун елдан арткан. Авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев фикеренчә, моңа гаҗәпләнәсе юк. «Безнең авыл мәчете – районда манарасы киселмичә калган өч мәчетнең берсе. Мәчеткә йөрүчеләр уртага салып сөйләшеп эшләнгән эш бу. Имамның да йогынтысы бик зур. Ул вакытта кибет хуҗасы да каршы килмәде. Аңа да рәхмәт», – ди ул.

Шулай да бу юнәлештә үзгәреш җилләре авылда Хәмзә хәзрәт Харрасов мулла итеп билгеләнгәч исә башлаган. Авылда эчкечелек саклануга, кибетләрдә хәмер сатылуга эче поша аның. Кибеттә хәмер сатуны туктатып кына вазгыятьнең үзгәрмәяәчәген бик яхшы аңлый ул. Шуңа авыл халкы белән җыелышып сөйләшәләр.

– Авылларда эчкечелек артуга динсезлек сәбәпче. Әгәр кеше дин юлына баса икән, бу мәсьәлә үзеннән-үзе төшеп кала. Эчкечелек булган җирдә тавыш, кыйнаш була, күпме гомерләр өзелә. Бу мәсьәлә элек-электән борчый иде инде. Бозыклыкның, бөтен начарлыкның анасы – хәмер. Аннан котылу юлларын күптән эзли идек. Әмма монда, иң беренче чиратта, халыкның хәмерне кирәксенмәве, безнең тәкъдимне аңлап кабул итүе ярдәм итте. Кул күтәртеп, тавыш бирдереп, ул мәсьәләне хәл иттек. Бөтен кеше бертавыштан авылда хәмер сатылмауга ризалашты. Авыл халкы тарафыннан ихтыяҗ булмагач, кибетчеләр дә киштәләрдән хәмерне алып куярга мәҗбүр булды. Хәмер сатылмый башлагач, тормышта бәрәкәт артты. Бу һәрбер хуҗалыкта, авыл халкының тормыш-көнкүрешендә сизелә, – ди Хәмзә хәзрәт.

Күп тә үтми, Уразайлар керткән яңалык күршедәге Аш-Буҗи авылында да тарала. Биредә инде дистә елдан артык хәмер сатылмый. Актаныш районының Кәзкәй авылында да соңгы өч елда хәмер сатылмый башлаган.

– Халык белән килешеп эшләнде бу. Алар арасында канәгатьсезлек белдерүче булмады. Хәмер булмагач, урамда арлы-бирле ямьсезләнеп йөрүче дә, криминал да юк, җыелышып өйдә эчеп ятулар күзәтелми, гаиләдәге низаглар да азая, – ди авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтгалиев.

Фикер

Эльмира Миассарова, клиник психолог:

– Үзәк нерв системасы аеруча сизгер булган кешеләр стресска тизрәк бирешә. Тормышта үз өстенә җаваплылык алырга күнекмәгән кеше дә бүгенге катлаулы вазгыятьтә бик тиз сына. Андыйлар арасында, кыенлыкларга түзә алмыйча, кыек юлга кереп китүчеләр, начар гадәтләргә, шул исәптән эчкечелеккә бирелүчеләр дә байтак. Бүгенге шартларда үз-үзеңне югалтмас, төшенкелеккә бирелмәс өчен, иң беренче чиратта, вазгыять үзгәрүенең бездән генә тормавын аңларга кирәк. Булдыра алган кадәр тынычлык сакларга тырышыгыз. Монда инде контраст душ, мунча керү, саф һавада йөрү кебек гади генә әйберләрдән башлап, якыннарың белән күрешү, кунакка йөрешү, яраткан эшең белән шөгыльләнү кебек бар нәрсә ярдәмгә киләчәк. Нәрсә генә эшләсәгез дә, гел хәрәкәттә булыгыз, кыскасы.

Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) белгечләре тарафыннан уздырылган соңгы тикшеренү нәтиҗәләреннән аңлашылганча, бүген ил халкының өчтән бер өлеше хәмер белән дус түгел. Сораштыру барышында респондентларның 31 проценты – исерткеч эчемлекләрне гомумән кулланмавын, 69 проценты ара-тирә тоткалавын әйткән. Белгечләр, ил халкы арасында иң популяр исерткеч эчемлекләр – аракы (59 процент), сыра (48 процент) һәм шәраб (21 процент), дип нәтиҗә ясаган.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү