Риман Гыйлемханов: «Минем бер таныш бар, любой проблемаңны хәл итә ала!»

Беркөнне бер проблема килеп чыкты. Проблема дип, бер уйлаганда, аның әллә ни кот очарлыгы да юк иде. Бер дусны сырхауханәгә урнаштырырга, яхшы табибка күрсәтергә кирәк иде. Зур кешеләрне борчыйсы килмәде, дус-ишләр белән киңәшкәндә, берсе: «Минем бер таныш бар, любой проблемаңны хәл итә ала!» – дип куйды. Телефон номерын да бирде. «Миннән сәлам әйт!» – дип тә өстәде. Шалтыраттым моңа, гозеремне әйтеп бирдем. Бераз уйланып торды да биш-ун минуттан шалтыратырга кушты. Биш минут та узмады, үзе шалтырата бу: «Фәлән больницага бар, шул кешене тап, телефоны шундый, миннән дип әйт», – диде.

Бардым, проблема хәл ителде. Әсхәткә рәхмәт әйтеп шалтыраттым. Әллә ни исе китмәде: «Гозерең булса, оялып йөрмә», – дип кенә куйды.

Телефоннан сөйләшү – бер хәл, минем аның үзен күрәсе килә иде. Ниндиерәк кеше икән, кем әйтмешли, «всемогущий» егет. Очраштык без Әсхәт белән, бер чор кешеләре булып чыктык. Заманында ул Казан рестораннарының берсендә директор булып эшләгән икән. Татарстанның шактый зур түрәләре ашарга аңа йөргәннәр. Йөрмәсләр иде, ресторанда аш-су бик тәмле, хезмәт күрсәтү иң югары дәрәҗәдә. Ул заманда кибет-ресторан директорлары үзләре дә бик дәрәҗәле кешеләр, җәмгыятьнең каймагы иде. Урта-кул җитәкчеләр хәл итә алмаган мәсьәләне сәгате-минуты белән хәл итә иде алар. Һәм, әлбәттә, үзләре дә бик муллыкта яшәделәр.

Ни гаҗәп, яңа танышым Әсхәт андыйлар рәтенә керми икән. Гадәти шәһәр квартирасында яши. Кемгәдер булышудан тәм таба, аерым бер рәхәтлек хисләре кичерә кебек тоелды ул миңа. Сөйләшеп утыра торгач, шуны белдем: балачагы шактый авырлыкта узган Әсхәтнең, яшьли ятим калган, үз тормышын үзе корырга өйрәнгән. Бәхетенә дип әйтимме, тормыш юлында аңа таяныч булырдай кешеләр гел очрап торган.

– Үзең яхшы булгангадыр, – дип сүз кыстырган булам.

– Кем белгән инде аны, – ди Әсхәт.

Дустымның Әсхәт турында «любой мәсьәләне хәл итә ала» дигән сүзләре искә төште дә:

– Сиңа нәрсәгә кирәк болар? – дидем.

Бу соравым аңа бераз кыргыйрак булып тоелды, ахрысы. Миңа айдан төшкән кешегә караган кебек карап куйды. Аннан соң:

– Бер үк җирдә яшибез бит, – ди. Барыбер аңлап бетермәдем мин Әсхәтне.

«Кеше бер-берсенә дус, иптәш һәм туган» дигән сүзләр бик модада булган заманда тәрбияләнсәм дә, Әсхәт үзе дә миңа айдан төшкән кеше кебек тоелды. Теге уртак дустыбыз әйтмешли, кемгәдер ярдәм иткән өчен берәүдән дә берни дә сорамый икән ул. Рәхмәт әйтсәң, шул җитә, дип әйтә, имеш.

Саубуллашыр алдыннан:

– Һаман эшлисеңмени әле? – ди.

– Хәзергә кумыйлар үзе. Ну, барыбер лаеклы ялга чыгасы килә.

– Кумагач, эшлә инде. Үз аягыңда йөрисең бит әле. Эштән киткәч, пенсияң күпме булыр икән соң?

– Әллә тагын…

– Син кайсы районда яшисең әле?

– Идел буе районында.

– Алайса, Пенсия фондына бар да, шул кабинетка кереп, Людмиланы күр һәм пенсияңне исәпләт. «Мин Әсхәттән» дип әйт, яме?

Раббым, кемнәрең генә юк!

 


Фикер өстәү