Аякларын югалткан Зәкәрия Нәфыйков: Ул көнне әле дә хәтерлим…

Язмышка үпкәсе юк аның. Мөслим районының Вәрәшбаш авылында гомер итүче 63 яшьлек Зәкәрия Нәфыйков 39 ел инде үз аякларына басып йөрүдән мәхрүм. Яңа гына тормыш корган вакытта, бар хыяллары чәлпәрәмә килә аның. Басып торган баскычы белән бергә тормышы урталай сына.

– Ул көнне әле дә хәтерлим. 1984 елның 1 апреле иде ул. 24 яшем тулып киткән чак. Иринам белән алты айлык улыбызга сөенеп яшәп яткан вакыт. Бәла аяк астында, диюләре хак икән. Ишегалдындагы коены чистартырга төшеп харап булдым, – дип сөйли ул. – Коеның тирәнлеге 26 метр иде. Менеп җитәм дигәндә, баскычның бер аратасы сынды да, мин аска очтым. Әле өскә чыгарганда да берничә тапкыр төшереп җибәргәннәр.

Зәкәрия абыйны тиз генә хастаханәгә дә алып китә алмыйлар. Табиблар килеп җиткәнче, ике сәгать уза. Билдән аскы өлеше бөтенләй сизми башлый. Бары бер айдан соң гына 6 сәгатькә сузылган катлаулы операция ясала. Әмма табиблар артык өметләндерми.

– Без Ирина апаң белән бик яратышып өйләнештек. Берәү булса, миңа гарип ир нәрсәгә дияр иде. Ә ул тормышны берүзе тартты, – ди Зәкәрия абый.

Ирина апаның да әти-әнисе төпле була. Кияүләре белән күңелсез хәл булуга ук, кызларына үз киңәшен бирәләр. Кияүгә чыккансың икән, артка юл юк, авырлыкларны тигез итеп күтәрергә тиеш сез, диләр.

Табиблар, инвалид арбасыннан тора алмас, дисәләр дә, үҗәтлек үзенекен эшли. Даими күнегүләр ясау да бушка китми. Зәкәрия абый барыбер аягына баса. Чатанлап, култык таягы белән йөрергә өйрәнә. Улы Даниэль белән бергә тәпи китә алар. Әмма сынаулар моның белән генә бетмәгән икән.

– Тормыш өйрәтә икән ул. Чатанлап та, үрмәләп тә йөрдем. Ничек тә аякка басасым килде бит. Тик ике аяклы булып йөрү генә озакка бармады. 2006 елда мичкә аягымны терәп утырган идем. Табаным пешкәнен үзем дә сизмәдем, – ди ул. – Табибларның, аяк табанын кисик, дигәннәренә риза булмыйча йөрдем әле мин. Вакытны сузып, аяксыз да калдым. Бот төбеннән кистеләр аны. Әмма шулай да сер бирмәдем. Бер аяклы булсам да, култыкса белән йөрергә тырышам. Бакчага чыксам, үрмәлим. Инде улым буй җитеп, үз гаиләсен корды. 2 оныгыбыз бар. Шул балабыз зур таяныч безнең.

Гаиләләрен чын мәхәббәт саклый аларның. Ул хисләр әле дә сакланган. Сөйләшүләреннән дә хөрмәт итүләре күренеп тора. Иринасы ирен кадерли, ире исә хатыны өчен ут яна.

– Мине карый-карый, Ирина апаң үзе дә авырып бетте инде. Гомер буе авыр эш аңа эләкте бит. Фермада да эшләде, өйдә дә мәшәкать җитәрлек. Иринага әллә ничә операция булды инде. Тагын менә Казанга барырга җыена.  Бер генә теләк – исән генә булсын иде! Төп терәгем бит ул минем. Әгәр ул булмаса, яши дә алмаган булыр идем. Башны аска игән чаклар да булды, әмма ярату коткарды. Хатынымның җылы карашы дәва булды, – ди Зәкәрия абый.

 


Фикер өстәү