ВИДЕО: Азнакайда пенсионер хатын банк бүлегенә ут төрткән

Азнакайда яшәүче 63 яшьлек пенсионер ханым 11 февраль көнне 14 сәгатьтә Саклык банкының бүлегенә килеп, банкоматлар урнаштырылган урында тиз янып китүчән сыеклык сибә һәм аны яндыра.

Хатынны кулга алганнар. Хәзер ул полициянең җирле бүлегендә сакка алынган, ләкин аңардан әлегә сорау ала алмаганнар, ул үз аңында түгел, дип хәбәр ителә.


Фикер өстәү