Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Татарстанда әтисе белән бергә өч бала һәлак булган янгын турындагы җинаять эшен тикшерү барышы турында хәбәр итәргә кушты. Докладны Россия тикшерү комитетының республика буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липская бирергә тиеш, дип хәбәр итә федераль оешманың матбугат хезмәте.
Искәртеп узабыз, 11 февраль иртәсендә Питрәч районының Яңа Шигали авылында шәхси йорт янган. Коточкыч янгында 5 яшьтән 12 яшькә кадәрге өч кыз һәм аларның 53 яшьлек әтисе һәлак булган. Ике яшьлек бала белән тәрәзәдән сикереп чыккан әнисе генә котыла алган.