«Аппендицит дип уйладык»: 17 яшьлек кыз хастаханә бәдрәфендә бала тапкан

Мәскәү өлкәсенең Ступино шәһәрендә яшәүче хатын-кыз хастаханәгә аппендицитка шикләнеп яткан һәм кинәт бала тапкан, дип хәбәр итә Shot Телеграм-каналы. Билгеләп үтелгәнчә, пациентка 17 яшь.

Басма мәгълүматлары буенча, россияле балага узганын белмәгән. 21 яшьлек әтисе белән ул берничә ай мөнәсәбәтләрдә торган, шуннан соң ир-ат аны ташлап киткән.

Йөклелек катлаулануларсыз һәм интоксикациясез узган. Россиялене аппендикс ялкынсынуына шик белән хастаханәгә озатканнан соң, ул бәдрәфкә китә һәм анда көтмәгәндә бала таба.

Билгеләп үтелгәнчә, бала вакытыннан өч айга иртәрәк тууга карамастан — ул әнисе кебек үк сәламәт. Сүз уңаеннан, ата кеше хәзер СВО зонасында.


Фикер өстәү