Бер йодрыкка тупланып. Авыл белән шәһәр арасын якынайтып яшәүче Апас якташлар берлегенә 30 ел

Үзенең туып-үскән җирен онытмаганнар сокландыра. Эштән бушаган чакларында туган якка тартыла алар. Күпләргә үрнәк итеп тә куялар үзләрен. Ни дисәң дә, авыл белән шәһәр арасын якынайтып яшәүләренә 30 ел инде.

Җәмгыятьне элек-электән күренекле шәхесләр җитәкләгән. Аның беренче президенты булып, тумышы белән Коштавылыннан булган, мех эшләнмәләре фабрикасы директоры Шәүкәт Кәлимуллин сайлана.  Аннан соң әлеге вазыйфа Татарстанның физик культура һәм спорт дәүләт комитеты җитәкчесе урынбасары Мансур Мифтаховка йөкләнә. 1997–2010 елларда Кызыл Тау авылында туып-үскән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәлим Гайнуллин җитәкчелек итә. 2011–2020 елларда якташлык җәмгыятенең президенты Азат Хәнифәтуллин була.  Хәзер исә бу эшне Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев алып бара. Җәмгыятьнең вице-президенты Наил Галиуллин исә, остазлар башлаган эшне матур дәвам итәбез, ди.

– Нәрсәгә генә тотынсак та, бу бит безнекеләр дип әйтерлек булсын дип эшлибез, – ди ул. – Апас җирлегендә туып-үскән якташларны барлауны дәвам итәбез. Максатыбыз – бер йодрык булып туплану. Бәлки, алар арасында олы яшьтәге кешеләр, туган нигезе беткәннәр бардыр. Әнә шуларны табып, ялгыз түгеллекләрен исләренә төшерәбез. Якташлык эшендә яшьләр читтә кала иде. Узган ел исә Апастан чыккан яшьләрне барлый башладык. Алар белән очрашулар уздырдык. Социаль челтәрләрдә дә актив эшлибез.

Якташлык үсеп килүче буын, яшьләр белән элемтәне ныгыту максатыннан төрле чаралар уздыра. Күптән түгел иншалар бәйгесе үткән. Район укучылары бәйгедә теләп катнашып һәм күренекле якташларыбызның тормыш юлын, иҗатын барлаган.

– Апастан гына түгел, Чаллы һәм Әлмәт якларыннан да иҗат эшләре килде. Әлеге эшебез туган төбәгебез белән бәйләүче бер күпер булып тора, – ди Наил Галиуллин.

Апаслыларның иң зур өстенлеге – Казанда җыелыр урыннары бар. Шуның белән бәхетле дә алар. Менә шунда төрле идеяләр туа, бергәләп яңа эшләргә планнар коралар. Хәер, аларның эшсез торганнары да юк. Монда мисал итеп Коштавылын күрсәтергә була. Якташлар авыл яшәсен өчен кулдан килгәнне эшли. Төрле бәйрәмнәр уздыралар, бигрәк тә балаларның күңелен күрер өчен берни кызганмыйлар. Нәкъ менә авылда яшәүче сабыйлар өчен дин сабаклары да укытыла. Ул тулысынча иганәчеләр ярдәме белән башкарыла. Укырга килүчеләрне тәмле ризыклар белән дә сыйлыйлар. Бу эшләрнең күбесен шушы авыл егетләре – Наил Галиуллин белән Россиянең атказанган табибы Рәшит Байбиков оештыра.

– Салаларның сүрелүе, анда балалар санының кимүе йөрәкне әрнетә. Авылны яшәтәсе килә. Шуңа сабыйларның күңелен күрергә тырышабыз. Бәлки әле үсеп җитеп туган якларында төпләнеп калырлар. Ел башында сабыйларны җыеп курчак театры да күрсәттек. Безнең авылга җырчылар да еш кайта. Төрле бәйрәмнәр дә уза. Моның өчен авылыбызның мәдәният йорты җитәкчесе Тәскирә Хафизовага рәхмәт, – ди Наил Галиуллин. – Кайда гына яшәсәң дә, туган якны онытмаска кирәк. Хикмәт кесә калынлыгында гына түгел, күңелең изге булсын! Зиратны тәртиптә тоту да кирәк. Мәчеткә йөрүчеләр дә булсын, дибез. Күңелле чаралар да уздырасы килә. Якташлар читтәгеләрнең җылысын тоярга тиеш!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү