Сездә клубны ташкүмер ягып җылыталармы?

Әтнә районының Ары (Ислейтар) авылында клубны утын, ташкүмер ягып җылыталар. Ә сездә ничек?

Арыда бүген 127 йорт (тик 39ы буш) бар. Анда барлыгы 229 кеше яши. Ары халкына яңа клубны 7-8 елдан бирле вәгъдә итәләр инде. Тик әле һаман да яңасы төзелми. Хәзергесе – 1983 елда иске мәчет бинасы.

Шартлары бер дә мактанырлык түгел. Кочегар булып эшләүче Фидәил Кадыймов ташкүмерне чиләк белән ташый, көлен түгә. Клуб хезмәткәрләре мәдәни учакны сүрелдермичә, төрле кызыклы чаралар үткәрергә тырыша. Ә сезнең XXI гасырда утын, ташкүмер ягып җылытылган клубларны күргәнегез бармы?


Фикер өстәү