Яшь гвардиячеләр күченергә мәҗбүр булган гаиләләрнең балаларына бәйрәм оештырды

“Бердәм Россия”нең Яшь Гвардиясе активистлары күченергә мәҗбүр булган гаиләләрнең балаларына бәйрәм оештырып, аларга фәнни күренешләр, аниматорлар чыгышы, 23 февральгә бәйрәм открыткалары ясау буенча мастер-класс тәкъдим итте.

Акциядә «Ливадия» шифаханәсендә яшәүче 15 бала катнашты. Алар аниматорлар белән бергә, хәзерге вакытта Казан хәрби госпиталендә дәваланучы махсус операциядә катнашкан хәрби хезмәткәрләр өчен 20 дән артык открытка әзерләделәр. Шулай ук открыткалар махсус хәрби операция уздыру зонасында булган хәрби хезмәткәрләргә дә җибәреләчәк.

Татарстанның Яшь Гвардия төбәк штабы җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев сүзләренчә, быел Ватанны саклаучылар көне яшь гвардиячеләр өчен аерым статус ала: «Татарстан яшьләре өчен Советлар Союзы Геройларына, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә игътибар күрсәтүгә һәрвакыт өстенлек бирелде. Гуманитар штаблар эшчәнлеге кысаларында хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү хәзер өстенлекле эш юнәлеше булып тора. Хәрби хезмәткәрләребезнең ярдәмебезне тоюы – безнең өчен бик мөһим», – диде Динар Бариев.


Фикер өстәү