Диләрә Галимова: «Яшәтәсе иде әнине!»

Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылында гомер итүче 40 яшьлек Сиринә Галимовага ярдәм кирәк. Медицина тикшеренүе узганда күкрәгендә шеш барлыгын күреп алган табиблар аны тизрәк Казанга җибәрә. Андагылар да сөендерми.

– Әниемнең кан анализларында онкомаркерлар күтәрелгән иде. Бер дә зарланмагач, без моңа артык игътибар да итмәдек. Әмма әкренләп чир баш калкытты. Әниемнең күкрәге шеште. Тикшеренә торгач, барысы да ачыкланды инде, – ди кызы Диләрә. – Табиблар әниемә чирнең 4 нче стадиясен куя. Җитмәсә, бавырына да метастазалар киткән. Әлегә табиблар аны химия терапиясе белән дәвалый. Табиблар белеп эшлидер инде. Әни дә, без дә аның сихәтләнәсенә ышанабыз.

Сиринә ире белән өч бала үстерә. Иң олылары Диләрәгә – 20, Даниярга – 17, Тимерланга 7 генә яшь әле.

– Без – бик тату гаилә. Туганнар белән дә бер-беребезне якын итеп яшибез. Әнинең авыруы безне тагын да якынайтты. Әнигә дә җиңел түгел, әти дә бик борчыла. Сиздермәскә тырышсалар да, күрәбез инде. Бар теләгебез – бу сынауны узып, элеккечә тормышка сөенеп яшәргә иде. Әти белән әнинең гөрләтеп яшәр чагы бит әле, – ди Диләрә. – Минем балалар табибына укып, кулыма диплом алуымны, Даниярнең төзүче булуын күреп сөенәселәре бар бит әле. Аныңчы Тимерлан да буй җитәр! Өч баланың туйларында да йөриселәре бар. Безгә әни бик кирәк.

Диләрә тиздән әнисе белән Мәскәүгә барырга җыена. Андагы табибка да күренеп карарга исәпләре. Инде язылып та куйганнар.

– Мин өметемне өзмим. Яшәсен иде әни! Ул үзе дә, чирне җиңәчәкмен, дип яши. Әнә шуңа да әнине дәваларга акча җыярга булдык. Безгә ярдәм иткән бар кешегә чиксез рәхмәт, – ди Диләрә.

Сиринә Галимовага булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Диләрә Галимова исемендәге 4276 6200 3751 6683 номерлы Саклык(Сбер) банкы картасы 89093147931 телефон номерына беркетелгән.

 

 


Фикер өстәү