М7 трассасы йөк автомобильләре һәм автобуслар хәрәкәте өчен ачылды

Татарстанда 7.00 сәгатьтән М7 һәм Казан – Оренбург трассалары буенча йөк автомобильләре һәм рейс автобуслары хәрәкәте яңартылды. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һава торышы аркасында хәрәкәтне чикләү 10 сәгатьтән артык дәвам иткән.

Кичә кич М7 һәм Казан – Оренбург трассаларының берничә участогында җепшек кар һәм яңгыр аркасында авыр йөк автомобильләре һәм автобуслар хәрәкәте чикләнгән иде.

 


Фикер өстәү