«Минем Казан» проектының премьерасы узачак

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Минем Казан» проекты премьерасы булачак. Тамашаны «Пантера» камера балеты һәм «Заманча биюне үстерү үзәге» оешмасы тәкъдим итәчәк.

«Минем Казан» проекты – бию, музыка, видеоинсталляцияне һәм башка экспрессив чараларны берләштерүче оригиналь нәфис әсәр. Сәхнәдә Татарстан башкаласы тарихында һәм мәдәниятендә үз эзләрен калдырган тарихи шәхесләрнең образлары барлыкка киләчәк. Бу – Сөембикә патшабикә, патриарх Гермоген, шагыйрьләр Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил, опера һәм камера җырчысы Федор Шаляпин һ.б.

–  Бу проект безнең өчен бераз көтелмәгән булды, чөнки без спектакльләрнең, заманча биюнең бөтенләй башка жанрында эшлибез. Әмма без яраткан шәһәребез, киң аудитория өчен матур, якты һәм кызыклы тамаша ясарга теләдек. Заманча биюне белмәгән һәм, гомумән, бу юнәлеш белән таныш булмаган кешеләргә дә кызыклы булыр дип уйлыйбыз, – дип сөйләде матбугат очрашуында проект җитәкчесе, «Пантера» камера балеты директоры Елена Беляева. – Бер яктан хисләребезне, шәһәргә булган мәхәббәтебезне сәнгатьле формада җиткерергә, икенче яктан, бүгенге яшәешебезне күп гасырлар дәвамында шәһәр мәдәниятен булдыруда үз эзләрен калдырган кешеләр белән бәйләргә теләдек. Моның өчен музейлар, Фәннәр академиясе, төрле оешмалар белән элемтәгә кердек. Аналитик эшчәнлек белән шөгыльләндек, танылган кешеләр турында материаллар эзләдек, экскурсияләргә йөрдек. Болар барысы да безне уйланырга этәрде. Без проектның нәкъ менә сәнгать образы булуын, тамашачыларның йөрәгенә барып җитүен теләдек.

Елена Беляева сүзләренә караганда, спектакль үз эченә 12 картинаны ала. Һәр картина төрле өлкәдән, сәясәттән башлап сәнгатькә кадәр, ниндидер шәхескә багышланган.

– Белгәнемчә, әлегә кадәр Казанда хореографик спектакльләр куелмады. Бу – беренче очрак. Шуңа күрә ул уникаль. Хореографик тел белән шәһәр, аның аурасы, мәдәни тулылыгы турында сөйләү, әлеге рухны тапшыру  үзе үк – кыю адым. Спектакль белән генә бу эш тәмамланмый. Шушы ук темага фильм да төшерәчәкбез, – диде проект җитәкчесе.

Хореограф, «Пантера» камера балетын оештыручы Наил Ибраһимов «Минем Казан» проектының ни өчен дөнья премьерасы булуын аңлатты.

– Чынлыкта исә, без аны дөнья премьерасы булыр дип планлаштырмаган идек. Без моңа тора-бара, проект өстендә эшләү барышында килдек. Бу проект шәһәрдә сәхнә хәрәкәте һәм кинематографик продукт аша формалашкан мәдәни катламнарны ачарга мөмкинлек бирә. Миңа калса, һәр кеше өчен бу – бик зур эш. Без моны дөнья өчен кирәк дип саныйбыз, – диде ул. –  Заманча бию формасы шәхескә башка күзлектән карарга мөмкинлек бирә. Без ул шәхесләрнең чынлыкта нинди булганлыгын белмибез, әмма алар дөньяга нәрсә биргәннәр – без шуны сәнгать формасында җиткерергә тырыштык. Безнең өчен әлеге проект – мәдәни алга китеш. Үзебез өчен дә шәһәрнең мәдәни өлкәсендә ачышлар күп булды. Без хис-тойгыларыбыз турында ачыктан-ачык сөйләргә теләдек. Сәхнә әсәре тамашачы белән элемтәгә кергәч кенә яши башлый. Шуңа күрә без тамашачы белән очрашуны дулкынланып көтәбез.

Ләйсән Сафина

 


Фикер өстәү