Рөстәм Миңнеханов яшьләрнең деструктив берләшмәләргә кушылуы турында: «Татарстанда мондый хәл кабатланырга тиеш түгел»

Татарстанда деструктив берләшмәләрнең баш күтәрүенә юл куярга ярамый. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау коллегиясендә әнә шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, яшьләрнең деструктив берләшмәләргә җәлеп ителүе — Яшьләр эшләре министрлыгы җитәкчелегенең шәхси игътибарын таләп итә торган мәсьәлә.

— Әгәр бу эшкә хокук саклау органнары кушыла икән, димәк, тиешле эш башкарылмаган. Бүген яшьләр арасындагы бу процесслар социаль челтәрләрдә бара. Без аларның хокук бозу һәм җинаять кылуга омтылышларын да күрәбез, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның фикеренчә, мондый гамәлләргә чит илләрдән котыртучылар да очрый.

— Без бу хәлләргә, яшьләрне ниндидер сыйфатларга карап бүлмичә, алар белән эзлекле, системалы һәм нәтиҗәле эш алып барып җавап бирергә тиеш. Татарстанда деструктив берләшмәләрнең баш күтәрүенә юл куярга ярамый. Мондый хәл башка кабатланмасын.


Фикер өстәү