Яшь ана 8 айлык кызын үтерер һәм үзенә кул салыр алдыннан ире белән әти-әнисенә хат язып калдырган

2022 елгы сабый һәм аның 27 яшьлек әнисенең мәетен Белгородтагы бер фатирда тапканнар. Бу хакта Тикшерү комитетының җирле идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ана башта 8 айлык кызын үтергән, ә аннары үзенә кул салган. Аларның гәүдәләре ваннада табылган, яннарында ике хат та булган. Хатның берсе – иренә, икенчесе әти-әнисенә язылган.

Икенче хатта: «Әни белән әти, барысы өчен дә мине кичерегез. Настюша өчен (исеме үзгәртелгән) гафу итегез! Ләкин мин аны аның кабәхәт әнисенә калдыра алмадым», — диелгән.

Яшь ана әлеге адымга ире ташлап китү һәм бала тудырганнан соң була торган депрессия аркасында барган дип фаразлана. Хәзер бу фаҗиганың сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү