Шойгу махсус хәрби операция зонасындагы вәзгыять өчен җаваплы офицерларның докладларын тыңлады

Оборона министры Сергей Шойгу хәрби махсус операция зонасында берләшкән группировка штабында киңәшмә үткәрде, дип хәбәр итте Оборона министрлыгы.

Аерым алганда, ул офицерларның агымдагы хәл һәм киләчәккә планнар буенча докладларын тыңлады.

«Сергей Шойгу кыр шартларында шәхси составны имин урнаштыру буенча барлык шартлар тудыруга, гаскәрләрне һәрьяклап тәэмин итүне оештыруга, бигрәк тә медицина һәм тыл бүлекчәләренең эшенә аерым игътибар юнәлтте», — диелә релизда.


Фикер өстәү