Чаллыда дүрт яшүсмер суд каршына басачак

Чаллыда яшүсмерләрне эзәрлекләүдә шикләнелүчеләрне хөкем итәчәкләр, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Тикшерүчеләр версиясе буенча, 2021 елда гаепләнүче егетләрнең берсенең дус кызы ломбардка әти-әнисе бүләк иткән смартфонны сала, ә егетенә аны 17 яшьлек танышы урлаган дип әйтә.

Әлеге кызның егете һәм аның дуслары шушы 17-яшьлек егет янына барып, янәсе урланган телефоны өчен 20 мең сум акча таләп итәләр, юкса кыйнау белән яныйлар.

Нәтиҗәдә, яшь кеше хокук сакчылары белән элемтәгә керә, янаучылар белән очрашуга ризалаша һәм полиция контроле астында аларга акча тапшыра, шуннан соң егетләр кулга алына.

Җинаять эше судка тапшырылган.


Фикер өстәү