11 яшьлек бала өстенә боз кисәге төшкән

Башкортостанның Туймазы районы, Кандра бистәсендә 11 яшьлек укучы өстенә боз кисәге төшкән. Баланы хатсаханәгә озатканнар. Бу хакта newsbash.ru яза.

Фаҗига Нефтьчеләр урамында, җирле гипермаркеттан ерак түгел булган. Беренчел мәгълүматлар буенча боз балконнан аерылып төшкән. Биредә яшәүчеләр мондый хәл кабатланырга мөмкин дип саный.

«Җәрәхәтләнгән баланы әнисе хастаханәгә алып китте. Видеода башка балкон түбәләрендә шундый ук боз кисәкләре күренә. Алар бүтән кешегә төшәргә мөмкин. Моның өчен кем җаваплы һәм аны кем күзәтергә тиеш? Корбаннар күбрәк булырга мөмкин бит», — дип язалар социаль челтәрләрдә.


Фикер өстәү