Вазадагы чәчәкләр озаграк саклансын өчен суга нәрсә салырга?

8 Март артта калды, ә бүләк ителгән чәчәк бәйләмнәренә әле бик озак сокланасы килә. Аларны мөмкин кадәр озаграк саклар өчен чәчәкләрне карарга кирәк. Моның берничә сере бар.

Беренчедән, чәчәкләрнең аскы яфракларын алырга, сабакларын юарга һәм бераз кисәргә кирәк.

Икенчедән, вазадагы суны көн саен алыштырырга кирәк. Шулай ук суга 1-2 таблетка аспирин, 2 кашык шикәр, аз гына уксус яки аракы өстәргә мөмкин. Болар барысы да микроорганизмнарның суда таралуын киметү өчен эшләнә. Шикәр чәчәк өчен бик яхшы туклану, аны аеруча розалар ярата.

Яхшырак нәтиҗә өчен чәчәкләр белән вазаны туры кояш нурлары астында һәм җиләк-җимешләр янында тотмагыз. Җимешләр этилен бүлеп чыгара. Ул чәчәкләргә начар тәэсир итә.


Фикер өстәү