Камчаткадагы җир тетрәүнең гайре табигый булуын әйткәннәр

Ярымутрауда елына берничә тапкыр җир тетри.
8 март алдыннан Камчаткада булган җир тетрәү күп кенә кешеләрне борчуга салган. Бер ай эчендә көче 6,1 баллга тигез булган шундый өч күренеш күзәтелгән. “Комсомольская правда – Дальний Восток” хәбәрчесенә “Россия Фәннәр академиясенең бердәм геофизика хезмәте” тикшеренү үзәгенең Камчаткадагы филиалы директоры Данила Чебров әйтүенчә, җир тетрәүдән соң кайбер белгечләрне, гайре табигый хәл бу, диюе дөреслеккә бигүк туры килми.

– Чыннан да, мондый күренеш һәр көн саен булып тормый. Елына бер яки ике тапкыр. Ләкин, гомумән алганда, Камчатка өчен мондый җир тетрәү – гадәти хәл, – дигән ул.

Җир тетрәгәндә иң куркынычы – әйтик, тәрәзә төбеннән гөл чүлмәге килеп төшү булгандыр. Бернинди дә җимерелүләр, җир тетрәүдән соң вулкан атулар юк. Дөрес, тагын да көчлерәк җир тетрәү турында “хәбәр итү” булырга мөмкин бу. Әмма башка бернинди дә хәтәр күзәтелми әле, дигән белгеч.


Фикер өстәү