Бүген Татарстанның атказанган артисты УНИКС концертлар залына махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләрнең әниләрен,хатыннарын чакырып аларга бәйрәм ясады. Җырчының төркеме инде күп тапкырлар солдатларга ярдәм күрсәтә. Егетләргә туган як җылысын тапшыра алар. Фирдүснең бүгенге гамәлен зал аягүрә торып алкышлады.
— Олы йөрәкле булу һәркемгә дә бирелми. Хет нәрсә дисеннәр,Фирдүскә җитми инде. Шундый кеше командасында булуым белән горурланам,- ди үзе дә күп кенә изге эшләр башкаручы Рүзәл Минһаҗев.
Улы Ватан сагында торган Көмәйрә апа Хөснетдинова да концертка килгән.
— Ике атна элек чакырдылар безне. Киленем белән килдек. Фирдүскә чиксез рәхмәт! Күңелләрне күтәрде. Исән генә булсын,- ди ул.
Гөлгенә Шиһапова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat