Татарстанда кияү белән кәләш ЗАГСка гадәти булмаган киемдә килеп шаккатырганнар

Әлмәт шәһәре ЗАГСында гадәти булмаган хәл булган. Никах рәсмиләштерергә кәләш белән кияү кара күлмәктән килгәннәр.

«Берничә дистә ел элек кара төскә киенгән парларны күрү бик сәер булып тоелыр иде. Бүген инде оригиналь киемнәр белән беркемне дә гаҗәпләндереп булмый, шуңа күрә кызлар кара туй күлмәген сайлап традицион булмаган вариантларга өстенлек бирәләр

2023 елның 3 март аенда ГХАТ Идарәсендә Беляков Евгений һәм Томанян Валерия үзләренең мөнәсәбәтләрен креатив рәвештә теркәделәр. Кара туй күлмәге кигән кәләш серле һәм тылсымлы күренә. Белгечләр әйтүенчә, кара туй киеме кызга үзенчәлекле көч бирә, аны тискәре йогынтылардан яклый», — дип яза җирле ЗАГС идарәсенең матбугат хезмәте.

 


Фикер өстәү