Флера Сөләймановага Илһам Шакиров исемендәге дәүләт бүләге тапшырылды

Бүген, 84 яше тулган көнне, легендар  җырчы, Татарстанның халык артисты Флера Сөләймановага  мәртәбәле бүләк тапшырганнар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җырчыны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән котлады. Аңа бүген Татарстанның Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе тапшырылды.

Татар халкының сөекле җырчысын тәбрикләргә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, БТКның Мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадыйм Нуруллин,  «Татарстан» ДТРКнең радиотапшырулар хезмәте башлыгы Тәүфыйк Сәгыйтов та килгән.


Фикер өстәү