Рөстәм Миңнеханов Россия Герое Дамир Йосыпов белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия очучысы, Россия Федерациясе Герое Дамир Йосыпов белән очрашты.

Казанга сәфәре кысаларында Дамир Йосыпов «На солнце, вдоль рядов кукурузы» фильмын күрсәтәчәк. 2019 елның августында герой-очучы 200дән артык пассажирны коткара, ашыгыч рәвештә самолетны кукуруз кырына утырта.

Рөстәм Миңнеханов Дамир Йосыпов белән әңгәмә корды, очучыларның батырлыгын һәм уйлап башкарган гамәлләрен югары бәяләде, бу йөзләгән пассажирның гомерен саклап калды.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда республика вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура»  рәисе Васил Шәйхеразыев катнашты.


Фикер өстәү