Татарстанда язгы ташу чорында су басуга бәйле киеренкелек көтелә

Быел язын Татарстанда, шулай ук Башкортстанда язгы ташу чорында  су басуга бәйле киеренкелек көтелә. «Интерфакс» хәбәренә караганда, Үзәк хәрби округы җаваплылыгындагы Алтай крае һәм Чиләбе өлкәсендә дә су басу куркынычы зур.

Хәрби округ белгечләре хәзер Идел буе, Урал һәм Себер елгаларының су юлларын тикшерү, бозның калынлыгын үлчәү, аны шартлату өчен кирәк булган шартлаткыч күләмен исәпләп чыгару белән мәшгуль. Алар әйтүенчә, елгаларны ясалма ачу (бозны шартлатып) боз «бөке»ләреннән котылу, күперләр, гидротехник корылмаларны саклап калу мөмкинлеге бирә. Үзәк хәрби округы быел язгы ташуга каршы көрәшү өчен 35 төркем булдырган.

Сүз уңаеннан, март ахырында Казан янындагы бистәләрдә су басулар булырга мөмкин, дип фаразлана. Апрельнең беренче яртысында Казансу һәм Идел елгалары боздан арынырга тиеш.

 


Фикер өстәү