Татарстан Мәдәният министрлыгында узган комиссия утырышында 2023 елда Тукай премиясенә 13 кандидат тәкъдим ителгән. Бу хатка министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.
Театр өлкәсендә — «Адәмнәр» спектакле белән «Әкият» курчак театрының иҗат коллективы (Илгиз Зәйниев, Сергей Рябинин, Эльмир Низамов, Дилүс Хуҗәхмәтов, Альбина Шаһалиева); Чаллы театрының «Абага алмасы ачы була» спектакленең иҗат төркеме (Фаил Ибраһимова, Рафил Сәгъдуллин, Равил Сабиров).
Әдәбият өлкәсендә — «Яну дәверләрендә» һәм «Вөҗдан үре – йөрәк түре» китаплары өчен Флера Гыйззәтуллина;«Су буенда учак яна» китабы өчен Наил Касыймов; «Аучы җыры», «Чоңгыл», «Иман капка ачканда», «Себерем-үз җирем» җыентыклары өчен Себердән татар шагыйрь Шәүкәт Гаделша.
Кинематография өлкәсендә — «Күктау», «Байгал», «Исәнмесез!?» фильмнары өчен Илдар Ягъфәров белән Мансур Гыйләҗев; «Заступница», «Осанна», «Святитель» документаль-нәфис трилогия өчен Алексей Барыкин.
Музыка сәнгате өлкәсендә — «Халкым моңнары», «Из коллекции фольклориста: татарско-мишарские песни» «В мире татарской музыки», «Ярулиннарның туган җир җырлары», «Татарская музыка: история и современность», «Нурлат районының татар җырлары», «Очерки по татарской музыке» хезмәтләре өчен Земфира Сәйдәшева; Татарстан Республикасы халыкларының җыр-инструменталь традицияләренә керткән өлеше өчен Геннадий Макаров.
Сынлы сәнгать өлкәсендә — милли темага багышланган декоратив паннолар өчен Наилә Кумысникова; Татарстанга багышланган сәнгати фоторәсемнәр өчен Фәрит Гобәев.
Архитектура өлкәсендә — Түбән Кама шәһәренең милли архитектура әсәрләре өчен Фирдәвес Ханов; Татарстанның агач архитектурасына багышланган җиде томлык альбомы өчен Равил Айдаров тәкъдим ителгән.
Март-апрель айларында кандидатларның эшчәнлеге турында фикер алышулар булачак. Чираттагы утырыш апрельдә уздырылыр дип көтелә. Лауреатлар, гадәттәгечә, 26 апрель көнне игълан ителәчәк