1 июльдән Россиядә шәхси йортларны электр утына тоташтыру бәясе арта

2022 елның 1 июленә кадәр ут кертү бәясе 550 сум тәшкил иткән.

1 июльдән шәхси йортларны электр утына тоташтыру хакы 1 кВт өчен 4 мең сумга җитәчәк. “Известия” язганча, 2022 елның 1 июленә кадәр аның бәясе 550 сум тәшкил иткән. Соңыннан ул 3000 сумга җиткән. Быел исә 1 июльдән электр утына тоташтыру хакы 4000 сумга җитәргә мөмкин.

2024 елда исә ут кертү бәясе тагын да артып, 1кВт өчен 5 мең сумга җитәчәк. Шулай итеп, шәхси йортны 15 кВт челтәргә тоташтыру өчен 75 мең сум түләргә туры киләчәк.


Фикер өстәү