Электр утын куллануга лимит кертергә мөмкиннәр

Кулланучылар берлегендә уйлауларынча, электр энергиясен куллану нормадан – аена бер кешегә 100 кВт.сәг күләменнән артып киткәндә, зуррак күләмдә түләүне кертергә кирәк.

Россиядә халык өчен электр энергиясенә тарифларның прогрессив шкаласын (куллану күләме максималь нормадан артып киткәндә, зуррак түләү билгеләнә, дигән сүз) кертергә тәкъдим иткәннәр. Россия Кулланучылар берлеге Премьер-министр Михаил Мишустинга шундый тәкъдим җибәргән. Берлек максималь норматив итеп аена бер кешегә 100 кВт•сәг күләмен алырга, әмма төбәкләр хакимиятләренә бу нормативны үзгәртү хокукы бирергә тәкъдим иткән.

Белгечләр әйтүенчә. хәзерге вакытта Россиядә яшәүчеләр аена бер кешегә уртача 90 кВт•сәг күләмендә электр утын куллана. Әмма тәкъдимне җентекләбрәк эшләргә – аз керемлеләрне (алар башлыча энергияне күп “ашаучы” түбән класслы техникадан файдалана) яклауны күздә тотарга кирәк, ди алар.

Кулланучылар берлегендә уйлауларынча, лимит кертү электр утын экономияләү мөмкинлеге бирәчәк. Ә инде электр энергиясен куллануны киметү бизнеска зур йөк булып төшкән “перекрестное субсидирование” (халык өчен киметелгән тарифлар бизнеска зур тарифлар билгеләү белән компенсацияләнә) проблемасын хәл кылу мөмкинлеге бирәчәк.


Фикер өстәү