Ифтарлар уздырыла торган мәчетләр исемлеге билгеле булды

23 мартта барлык мөселманнар беренче көн ураза тота. Татарстан Диния нәзарәте Казандагы һәм Республика шәһәрләрендәге ифтарр уздырыла торган мәчетләр исемлеген тәкъдим итте.

Әлеге мәҗлесләргә теләге булган һәркем барып авыз ача ала. Ифтарлар Казанда гына да 42 мәчеттә узачак. Моннан тыш, кайбер мәчетләр, пандемия чорында башланган традицияне дәвам итеп, ифтарга ланч-бокслар таратуны оештыра.

Шунысы игътибарга лаек: ифтар мәҗлесләрен үз исемеңнән оештырырга мөмкин. Чөнки изге Рамазан аенда ураза тотучыларны һәм мохтаҗларны ашаткан өчен Аллаһы Тәгалә зур әҗер-савап бирә. «Кем дә кем ураза тотучыны ашатса, аңа ураза тотучының әҗер-савабыннан киметелмичә әҗер-савап булачак», — дип хәбәр ителә сөекле Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссаләм) хәдисендә. Авыз ачу мәҗлесләрен үз исемеңнән оештыру өчен күрсәтелгән мәчетләрнең имамнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ифтарлар уза торган мәчетләр исемлеге тулыланырга мөмкин.

Ифтарлар уздырыла торган мәчетләр исемлеге монда.


Фикер өстәү