Татарстан Рәисе Александр Пушкин һәм Каюм Насыйриның юбилей даталарына әзерләнергә чакырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Казан Кремлендә мәдәният һәм сәнгать өлкәсе хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантана вакытында ул Александр Пушкин һәм Каюм Насыйриның юбилей елларын билгеләп үтү турында Указга кул куюын һәм әлеге даталарны билгеләп үтәргә әзерләнергә чакырды.

— Билгеле булганча, рус классигы Александр Пушкинның тууына 225 ел тулуны һәм татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри тууына 200 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек турында Указга кул куелды. Бу даталарга әзерлекне башларга чакырам, — диде Рәис.

Оештыру эше Премьер-министр Алексей Песошин һәм вице-премьер Ләйлә Фазлыевага йөкләнгән.


Фикер өстәү