Татарстанда 13 градуска кадәр җылыта

Татарстанда алдагы көннәрдә температура күтәреләчәк, дип хәбәр итә синоптиклар.

Бүген Татарстанда 9-11 градуска кадәр җылы булачак.

Иртәгә, 24 мартта, һава температурасы төнлә 1-6, көндез 10-13 градуска кадәр җылыначак. Көндезге һәм кичке сәгатьләрдә урыны белән яңгырлар явуы ихтимал.
Шимбә, 25 мартта, төнлә 1-7, көндез 7-11 градус җылы булыр дип көтелә.


Фикер өстәү