«Күңелсез хәзер»: фермаларның таралуы авылның киләчәгендә ничек чагылыш таба?

Без еш кына, мәктәпсез авылның киләчәге юк, дип әйтергә күнеккән. Мәктәп янына терлек фермаларын да өстәргә кирәк, чөнки ул – табыш чыганагы да, авыл тоткасы да. Аларның ишеген кадаклау халык тормышында, авылның киләчәгендә ничек чагылыш таба? Шул турыда фикерләшәбез.  

Эшсезлек

Җитәкчеләр зур инвестиция проектларының, мегафермаларның икътисадый яктан отышлы булуы турында әледән-әле әйтеп килә. Әйтик, узган ел авыл хуҗалыгында хезмәт җитештерүчәнлеге, 25 процентка артып, 3,8 млн сумга җиткән. Югары технологияләр кулланып эшләүче компанияләрдә ул 10 млн сумга җитә, ә уңышлы агрофирмаларда бер кешегә 5 млн сумнан артып китә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөт җитештерү күләме артуны да яңа инвестпроектларны тормышка ашыруда күрә. Узган ел республикада 18 мең сыерга исәпләнгән 24 яңа сөт комплексы төзелгән. Быел тагын 15,5 мең баш сыерга 22 проект гамәлгә ашырылачак. Министр зур комплексларда эшләүчеләрнең хезмәт хаклары да башкаларныкы белән чагыштырганда зуррак булуына басым ясый.

Тик әлеге уңышлар артында татар авылларының язмышы ята. Чөнки сөт комплексларының бер өлеше кечкенә фермалардагы терлекләр хисабына тулылана. Терлеген төяп алып китеп бетергәч, бинасының да, гомер буе анда бил бөккән кешесенең дә кирәге калмый.

Узган ел ахырында Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында 500 баш терлеккә исәпләнгән ферманы япканнар. 40лап кеше эшсез калган. Аларның берничәсе башка авылдагы комплекска эшкә урнашкан. Калганнары әлегә өйдә.

– Без – гомер буе авылда, фермада эшләгән кешеләр. Хатыным Гөлфизә сыер сауды, мин механик булып эшләдем, – диде Дамир Бигиев. – Узган ел ферма ябылганнан бирле, өйдә генә торабыз. Шәһәргә чыгып китәр яшьтә түгел инде без. Икебез дә 50гә якынлашабыз. Авылны ташлап, кая китәсең? Өлкән яшьтәге әни дә бар бит әле. Хуҗалыкта терлекләр асрыйбыз, әлегә төп керем чыганагыбыз шул. Безнең кебекләр күп әле. Моңа кадәр фермада эшләгәннәрнең берничәсе күрше Уби авылына йөреп эшли башлады. Нишлисең инде? Яшәргә, тормыш алып барырга кирәк. Үзем дә җәен бригадалар белән йортлар салырга чыгармын, дип торам. Ферма булганда, бу эшне ташлап торган идем.

Дамир Бигиев фикеренчә, авылны авыл итеп тотучы ферма булмау халыкның кәефендә дә чагыла.

– Ферма беткәч, авыл халкы бик борчылды. Чөнки  без аны ябуны авылның тамырына балта чабуга тиңлибез. Кайчандыр Иске Кәкерленең кирпеч заводы, колхозы бар иде, комплекслары гөрләп торды. Ахырда сыер фермасын да бетерделәр. Менә хәзер бернәрсә дә калмады. Мондый авылның киләчәге бармы? Белмим.

Хәер, мисалларны әллә каян ерактан эзлисе дә түгел. Барысы да үземнең күз алдында. 2018 елда үзебездә – Азнакай районының Беренче Май авылында да ферманы ябып, малларның кайсын Сукаештагы комплекска алып киттеләр, кайсын иткә төяп озаттылар. Ул чагында авылдагы балалар бакчасына 13 бала йөри иде. Әти-әниләре фермада эшләде. Эш булмагач, күпбалалы 3 гаилә – шәһәргә, тагын ике-өче башка авылга күченеп китте. Моңа кадәр фермада эшләгән тагын берничә кеше башка җиргә барып хезмәт куя. Шулай итеп, бүген балалар бакчасында нибары ике бала калды. Озак та узмады, күрше Урманай авылында да ферма ябылды. Анда да эшчеләрнең кайсы әлегә кадәр эшкә урнаша алмый, кайсылары шәһәргә чыгып киткән, кайсыларын комплекска машина йөртә.

– Авылда күңелсез хәзер. Мин клубта эшлим. 2015 елда, декрет ялларына киткәнче, авыл тере, җанлы иде. Бала-чагалар да, яшьләр дә, ферма ягыннан арлы-бирле йөреп торучы тракторлар да бар иде. Хәзер көндез урамга чыксаң да, кеше очратам димә, – ди Ләйсәнә Шәфигуллина.

Җайлашу

Әлеге мәсьәләне Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та күтәрде.

– Чистайда инвесторның терлекләрне бетерүе аркасында, биш авыл халкы эшсез калды. Зәй, Яшел Үзән, Яңа Чишмә һәм Югары Ослан районнарында шундый ук хәл. Әгәр болар вакытлыча булса, аңларга була. Ләкин без бернинди дә карарлар кабул итмәсәк, бу авыллар акрынлап юкка чыгачак. Эшсез булмый. Терлекчелек авыл халкы тормышында бик мөһим, – диде ул.

Чистай районы турында сүз чыккач, без әлеге районга да шалтыраттык. Районның баш зоотехнигы Радик Вафин ышандырганча, биш авылда фермалар бетсә дә, халык эшсез калмаган, чөнки биналар фермерлар кулына күчкән. Киләчәктә алар терлек саннарын арттырачак, ди.

– «Чистай агро» агрофирмасы терлекчелек белән шөгыльләнүдән туктап, тулысынча игенчелеккә күчте. 6 мең мөгезле эре терлек бетерелде, аларның күпчелеге лейкозлы маллар иде. Әйе, башта, чыннан да, халык эшсез калыр, дигән шик булды. Тик Гаделша, Татар Сарсазы авылларында эш акрынлап торгызыла, терлекләр алып кайталар. Мөслимдә шулай ук ферманы рәсмиләштереп йөриләр. Узган ел безнең районда зур комплекслар төзелмәде, булганнары яңартылды, реконструкцияләнде генә, – диде ул.

Билгеле, фермалар ябылгач, бар халык та эшсез кала дигән сүз. Тормыш шулай китереп куйгач, кешеләр яңа шартларга җайлаша. Кемдер, авылда яшәп, читкә эшкә йөри, кемдер, авылны калдырып, бөтенләйгә чыгып китә. Ничек кенә булса да, болар барысы да авылның киләчәгенә йогынты ясый.

– Бездә ферма 2021 елның октябрендә бетте, – ди Урманай авылында яшәүче Илгизә Нигъмәтуллина. –  Шуннан соң безне, ике сыер савучыны, Сукаеш авылындагы  мегафермага алдылар. Дүрт смена эшлибез. Машина өйдән килеп ала, китереп куя. Эшләгән урыныбыз чиста, якты. Яхшы акча алып эшлибез. Эш яраткан кешегә мегафермада эшләү әйбәт. Мин зарлана алмыйм.

Тәгәрмәч

Озак еллар авыл хуҗалыгында эшләүче агроном Илгизәр Нуретдинов фикеренчә, зур фермалар бетүнең сәбәбе – кадрлар кытлыгы.

– Авыллар картая, яшьләр калмый, фермаларда эшләргә кеше юк. Сыер савучысын да, терлекчесен дә, механизаторын да табып булмый. Соңгы ун елда без читтән килгән үзбәкләр белән эшлибез. Уку йортларын гына карагыз сез. Без укыганда 75әр агрономны укытып чыгаралар иде. Хәзер бер курсны 25–30 белгеч тәмамлый. Фермерларда эшләр өчен кеше бар әле, алар ничек тә тырыша. Шуңа күрә әлегә җирдә эшләргә кеше бар, дибез.

Кыенлыклар булса да, җитештергән продукция үзебезгә җитә, ди ул.

– Булганын, үстергәнен генә сата алмыйча азапланабыз. Ни өчен авыл хуҗалыгында проблема һаман бар? Чөнки без җитештергән продукциянең бәясе бервакытта та булмады. Үзебез сата белмибез. Дөресрәге, без продукция түгел, ә чимал сатабыз. Ашлыкны читкә чыгарыгыз, диләр. Кичәге механизатор бу эшне эшли аламы? Шуның өчен кооперативлар, кабул итү пунктлары булдырырга кирәк, дибез. Сөт, ит һәм икмәкне сатуны дәүләт кайгыртсын иде, – ди Илгизәр Нуретдинов.

Бу – гадәти процесс һәм моннан котылып булмый. Озак еллар Яңа Чишмә районында колхоз рәисе булып эшләгән, Россиянең атказанган агрономы, бүген инде лаеклы ялда булган Гомәр Сөләйманов әнә шулай ди.

– Ферма бетүнең төп сәбәбе – авылда эшләргә кеше калмау. Менә, мәсәлән, үзебезнең фермаларда эшләүчеләрнең барысы да – үзбәкләр, эшчеләрне Чистай районыннан да алып киләләр. Соңгы өч-дүрт елда гына да күрше-тирәдәге дүрт авылда фермалар ябылды, терлекләре бетерелде. «Агро основа» агрофирмасы да Тубылгы Тау авылында 700 башка исәпләнгән комплекс төзи. 700 сыерны өч кеше савачак. Мин сигез ел элек эшемнән туктадым. Ул вакытта ук: «Биш елдан фермада кеше калмый», – дип курка идем. Сыер савучылар – пенсия алды яшендә, терлекчеләр, механизаторлар бик аз булса да, үз авылыбызныкылар иде. Хәзер инде аларның барысы да китеп бетте, берсе дә калмады. Фермер хуҗалыкларында эшләүчеләр бераз бар, тик алар да пенсия яшендәгеләр.

Терлекчелек белән көн иткән, халкы авылга якынрак булган, төп табышларын мал асраудан керткән районнар өчен ферма ябылу – зур фаҗига булса, электән үк фермаларында килгән кешеләр бил бөккән авыллар өчен бу – табигый һәм көтелгән күренеш, димәк.

– Безнең якларда халык элек-электән авыл өчен җан атып яшәмәде, – дип фикерен дәвам итте Гомәр Сөләйманов. – Авыл хуҗалыгы районнарында вазгыять башкача. Анда халык авылда калырга тырыша әле.  Гомумән, авылларның шундый хәлгә каласы билгеле иде инде. Моның өчен барысы да эшләнде. Элек фермада эшләүченең хезмәт хакы булмады. Тик терлекче ферма малыннан арткан фуражын, сенажын капчык, арба төбенә салып кайтканлыктан, үз хуҗалыгында мал асрап, канәгать булып йөри иде әле. Аннан соң фермалар сак астына алынды. Халыкның кәефе төште, маллар кимеде, башлары шәһәргә таба борылды. Яшьләрне матур итеп салынган йортлар да авылда тотып кала алмый. Шуңа күрә хәзер инде берни дә эшләп булмый. Барысы да тәгәрмәч төсле тәгәри.

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү