Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүче озын гомерле әбине йөз яшьлек юбилее белән котлаган

Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә яшәүче Александра Муравьевага 100 яшь тулган. Юбилярны котларга район хакимияте башлыгы Михаил Афанасьев килгән. Ул озын гомерле әбигә Россия Президенты Владимир Путиннан һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановтан котлау адреслары, шулай ук бүләкләр – чәчәк бәйләме, җирле предприятиеләр – сөт комбинаты, икмәк заводы продукциясе җыелмасы, текстиль әйберләр җыелмалары тапшырган.

“Сезгә чын күңелемнән нык сәламәтлек һәм иминлек телим! Якыннарыгызның яратуы һәм кайгыртуы һәрбер көнегезне җылытсын!” – дип котлаган хакимият башлыгы Александра Дмитриевнаны.
Александра Муравьева – хезмәт ветераны. Апас районы Колангы авылында күп балалы гаиләдә туган. Сугыш елларында – йөртүче, ә Яшел Үзәнгә күченгәч – җирле урман комбинатында эшләгән. Өч баласы, ике оныгы, биш онык баласы, дүрт онык баласының баласы бар.

“Александра Дмитриевна якыннары һәм туганнарының көндәлек кайгыртуында яши. Оныклары, онык балалары һәрдаим килеп, хәлен белешеп тора. Бик олы яшьтә булуына карамастан, актив, яңалыклар белән кызыксынып яши”. – дип сөйләп үткәннәр “Татар-информ” хәбәрчесенә Яшел Үзән районы хакимияте башлыгының матбугат үзәгеннән.


Фикер өстәү