Камада балык тотарга киткән ир белән хатынны эзлиләр

Татарстанның Әгерҗе районында гаилә пары югалган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

7 апрель көнне иртәнге сәгать бишләр тирәсендә 41 яшьлек ир белән хатын көймәдә балык тотарга киткәннәп һәм билгеләнгән вакытка кайтмаганнар. Мөрәҗәгать итүче аларны эзләргә киткән, әмма нәтиҗәсез. Аларның «Нива» машинасы Кама ярында Кызыл бор авылы янында тора.

Ярдан 700 метр ераклыкта коткаручылар әйләнгән көймә таба, аның янында ятьмәләр урнаштырыла. Якындагы утрау каралган, ләкин анда балыкчылар табылмаган.

Эзләүләр дәвам итә.

 


Фикер өстәү