КФУ профессоры алган ришвәтен кире кайтарачак, ә элекке студентлары штраф түләгән

КФУның элекке студентларын укыган чагында ришвәт биргәннәре өчен штрафка тартканнар. Ә инде югары уку йорты профессорыннан алган ришвәтен кире кайтаруны таләп итәчәкләр. Ләкин әле ул һаман биредә эшләвен дәвам итә, дип яза “Вечерняя Казань”.

КФУ Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтының кафедра мөдире Рөстәм Латыйповка җинаять эше инде 2021 елда ук кузгатылган. Укытучы 2019-2020 елларда, зачетлар һәм имтиханнарда әйбәт билге кую өчен, студентлардан арадашчылар аша 20шәр мең сум акча алган. Акчаның яртысы арадашчылар кесәсендә “утырып” калса, һәрбер ришвәтнең 10ар мең сумы профессорга киткән.
Профессор-математикны тәгаен кемнең “сатуы”, хокук саклау органнарына җинаятьне ачуга кемнең ярдәм итүе мәгълүм түгел. Латыйповка карата “Вак ришвәтчелек” һәм “Хезмәт урынында җинаятьчел ялганлау” (студентларның белемнәрен тикшермичә генә зачет кенәгәләренә билге куюны тикшерүчеләр шулай бәяләгән) статьялары буенча гаепләү белдерелгән.

Рөстәм Латыйпов узган елның июль башында хөкем ителүчеләр эскәмиясенә утырган. Әмма озакка түгел: Идел буе район суды инде 8 июльдә, профессорның адвокаты үтенечнамәсе буенча, бер утырышта ук, дәгъва срогы чыгу сәбәпле, җинаять эшен туктату турында карар чыгарган.

КФУның физик тәрбия һәм спорт кафедрасы укытучысы Луиза Бухтоярова да ришвәт бирүдә арадашчылык өчен җинаять эше кузгатудан котылып калган. Ул, үз гаебен танып, гариза язган, тикшерүчеләргә ярдәм иткән.
Ләкин профессорга карата җинаять эшен туктату аны җаваплылыктан коткармаган. Прокуратура Латыйповтан студентлардан алган 220 мең сумны дәүләт файдасына түләтү турында карар чыгарган. Диплом алырга өлгергән 22 студент исә 30ар мең сум күләмендә штраф түләгән дә инде.

Хәзерге вакытта Латыйпов КФУда эшләвен дәвам итә.


Фикер өстәү