Бүген хезмәттәшебез Алсу Хәсәнова-Булутның арабыздан киткәненә 8 ел…

Бүген хезмәттәшебез Алсу Хәсәнова-Булутның арабыздан киткәненә 8 ел. Алсуның үз укучылары бар иде аның. Үзе дә газета укучылар белән элемтәдә торды.

Хәтерлим, яман чир белән көрәшкән вакытта да, командировкага барып, бер гаиләгә фатир алырга булышкан иде. Үз хәлен башкаларга сиздермәскә тырышты ул. Ничек кенә авыр булса да, елмайды, яшим диде. Чирне җиңәр төсле иде. Тик авыру кырысрак булып чыкты.

Еллар узса да, күңелдән китмисең, Алсу. Без сине сагынып еш сөйләшәбез.

Әле дә матур күлмәкләрең, читекләрең кигән килеш күз алдында торасың. Дөреслек эзләп утка да суга да керер идең. Сагындырасың, Алсу! Урының оҗмах түрләрендә булсын.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү