Путин Казанда узачак «Киләчәк уеннары» катнашучыларына мөрәҗәгать итте

2024 елда Казанда узачак беренче халыкара мультиспротив «Киләчәк уеннары» — бу әле беркем дә, беркайда да уздырмаган уникаль ярышлар, дип белдерде Президент Владимир Путин.

Ил башлыгы Казанда узачак «Киләчәк уеннары» башланганчы, кире счетны эшләтеп җибәрү тантанасында катнашучыларга мөрәҗәгать итте һәм Татарстан ярышларны иң югары дәрәҗәдә уздыруны тәэмин итәчәк, дип билгеләп үтте.

«Без мондый ярышларның нәкъ менә Россиядә тууы белән, актив рәвештә популярлык җыя торган, функциональ-цифрлы спортның безнең илдә яңа мөмкинлекләр алуы белән горурланабыз», — диде Путин Кремль сайтында бастырылган видеомөрәҗәгатьтә.

«Киләчәк уеннары» бер мәйданчыкта киберспорт һәм классик спортны берләштерәчәк, дип искәртте Президент. Аның фикеренчә, турнир киләчәк кешенең физик яктан да, интеллектуаль яктан да үсеш алган гармонияле шәхес булуын раслаячак.

Ул шулай ук катнашучыларга ярышларга кадәр калган 300 көнне файдалы итеп кулланырга киңәш итте.

«Киләчәк уеннарын» оештыручылар моның өчен барлык шартларны да тәэмин итәчәк, сезне Россиянең иң үзенчәлекле төбәкләренең берсе — Татарстан башкаласы көтә бит», — дип нәтиҗә ясады Путин.


Фикер өстәү