“Мы за Великую Державу” Бөтенроссия музыкаль проекты кысасында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышлап, “Песни военных лет” еллык җыр бәйгесе уздырыла.
Бәйгенең максаты – Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә хезмәт итүнең абруен үстерү.
Бәйгедә катнашу өчен заявкаларны 18 майга кадәр тапшырырга мөмкин.
Бәйге нигезләмәсе һәм аның турында тәфсиллерәк мәгълүматлар белән сайтта (https://soyuz-kultura.com/node/96) танышырга була.