Рөстәм Миңнеханов Ватан хәрбиләре гаиләләре комитетының Татарстандагы төбәк штабы җитәкчелеге белән очрашты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ватан хәрбиләре гаиләләре комитетының (КСВО) Татарстан Республикасындагы төбәк штабы җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Хөкүмәт йортындагы эш бүлмәсендә узды.

Чарада төбәк штабының хакимият вәкилләре белән берлектә эшләве, республикадан мобилизацияләнүчеләрнең мәнфәгатьләрен һәм хокукларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Шулай ук хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны озатып йөрү һәм тернәкләндерү, хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә социаль ярдәм системасын булдыру мәсьәләсе күтәрелде.

КСВО төбәк активы вәкилләре мобилизацияләнүчеләрнең хатыннарын кызыксындыручы мәсьәләләрне, шул исәптән мобилизацияләнүчеләрнең балалары өчен җәйге ялны оештыру, медицина ярдәме, психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә тукталып үтте. Моннан тыш КСВОның башка иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү мәсьәләсе каралды.

Очрашуда шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү фонды белән уртак эш оештыру турында сүз барды.

Очрашуда КСВО төбәк штабы җитәкчесе Ангелина Галимова, Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, башка рәсми кешеләр катнашты.
Исегезгә төшерәбез: Ватан хәрбиләре гаиләләре комитеты (КСВО) – махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре әгъзаларының иҗтимагый хәрәкәте. Аны оештыру турында 2022 елның ноябрендә Россия Президентының хәрбиләрнең әниләре белән уздырган очрашуында мәгълүм булды.


Фикер өстәү