Журналист Мөслимә Шәфыйк вафат булган

Озак еллар Татарстан радиосында эшләгән журналист Мөслимә (Лена) Шәфыйк кичә Магнитогорск шәһәрендә вафат булган. Аны бүген Магнитогорск зиратында җирләячәкләр. Бу хакта «Ярдәм» фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ярдәм» фонды яклавы астында булган зыялы апалар бер-бер артлы китә тора. Күренекле журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Мөслимә Шәфыйк кичә вафат булды. Татарстан радиосы легендасы, аның көмеш тавышлы йолдызы, халык хатларын укып дан казанган Мөслимә Шәфыйк (Лена Шәфыйкова) узган еллардагы кебек, «Ярдәм» ифтарларына килеп тернәкләнү үзәге карамагында яши алмады», — дип хәбәр итә «Ярдәм» фонды матбугат хезмәте.

Мөслимә Шәфыйк быел Казанга кайта алмаган. «Мөслимә ханым фани гомеренең соңгы айларында кызы гаиләсендә яшәде һәм бакыйлыкка күчте. Мөслимә Шәфыйк «Ярдәм» вакыфы чыгаручы «Татар-Ислам» интернет-газетасындагы соңгы мәкаләсендә: «Җәннәтләреңдә дә шулай бергә булуларны насыйп кылсаң иде, Раббым!» — дип язган иде. Үз, урының да җәннәттә булсын!» – диелә хәбәрдә.

 


Фикер өстәү