Чәчкә: «Бүгенгесе – иртәгәгә, иртәгәсе аннан соңга туры килмәгән чаклар була»

Татар эстрадасы җырчысы Чәчкә социаль челтәрләрдә хәтирәләрен яңарткан. Ул яшь чактагы фотолары белән уртаклашкан.

– Кеше тормышы ел саен гына түгел, минут саен үзгәреп тора. Минем дә шулай. Бүгенгесе – иртәгәгә, иртәгәсе аннан соңга туры килмәгән чаклар була. Уйламаганда-көтмәгәндә вакыйгалар яңа борылыш ала.

Мондый тормыш турында хыялландыммы мин? Әйтә алмыйм. Әмма булганына мең шөкер кылам. Мин бәхетле!

Архивтагы фотоларны карап утырдым әле. 2003 ел – Лениногорск музыка һәм рәсем көллиятендә укыган вакыт; 2013 ел – тормыш иптәшем Ирек белән өйләнештек; 2023 ел – икенче кызым дөньяга туды.

Алга таба да шундый шатлыклы вакыйгалар, уңай үзгәрешләр генә булсын иде. Амин! – дигән Чәчкә.

 

 


Фикер өстәү